107 подписчиков
Салаватта фатирда самогон аппараты шартлаган...
Нәтиҗәдә тәрәзә пыялалары челпәрәмә килгән, түшәм җимерелгән.
Салават шәһәрендә торак йортның фатирында самогон аппараты шартлаган. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте сөйләде.
Инцидент Ленинград урамында теркәлә. Һәлакәт нәтиҗәсендә фатирның пыялалары һәм балкон рамасы ватылган, шулай ук кухняның түшәме зыян күргән.
Бәхеткә, бу вакыйга аркасында беркем дә зыян күрмәгән һәм үлмәгән.
Около минуты
21 декабря 2023