107 подписчиков
Әфлисунның сихәтен беләсезме?
Ул бик күп сырхаулар вакытында коткарырга сәләтле икән.
Югары температураны төшерү өчен, 3-4 бүлем әфлисунны ярты стакан җылы суда 30 минут төнәтәләр, көненә берничә тапкыр эчәләр. Тамак авыртканда, эренле ангина булганда, әфлисун кабыгын чәйнәргә кирәк. Әфлисун кабыгын чәйнәү ашкайнатуны да тизләтә, аппетитны яхшырта, үт куыгы авыруларыннан саклый. Күрем вакытында эч авыртканда, каты шешенгәндә, әфлисун кабыгыннан чәй пешереп эчү булыша.
Около минуты
20 декабря 2023