Найти тему

Путин СВО хәрбиләренә кагылышлы мөһим карарга кул куйды

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары эшкә өстенлекле рәвештә урнашу хокукына ия булачак. Президент Владимир Путин «Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең мәшгульлеге турында» законны яңа редакциядә имзалаган. «РИА Новости» язган хәбәргә караганда, узган атнада закон проектын Федерация Советы хуплаган. Документта шулай ук эшсезлек буенча пособиенең чик күләме билгеләнгән. Беренче 3 айда – 12,7шәр мең, шуннан соңгы 3 айда – 5әр мең сум түләнәчәк. Ә инде пособиенең иң бәләкәй күләме – 1,5 мең сум. «Эшсез» статусын алу өчен, кешенең үзенә яраклы эш, бурычлары турында шәхси планны килештерергә кирәк булачак. Документны «Работа в России» сервисы ярдәмендә мәшгульлек хезмәтендә эшләүчеләр тәкъдим итәчәк.
Путин СВО хәрбиләренә кагылышлы мөһим карарга кул куйды Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары эшкә өстенлекле рәвештә урнашу хокукына ия булачак.
Около минуты