106 подписчиков
Грипп йоктырмас өчен... сарымсак ашарга кирәкме?
Грипп йоктырмас өчен, күп итеп сарымсак ашарга кирәк, диләр. Күпләр шул фикерне чынга ала. Сарымсак составындагы авыру китереп чыгаручы бактерияләрне юкка чыгаручы фитонцидлар грипп һәм ОРВИ вирусларына каршы тора алмый икән бит. Димәк, сарымсак әлеге төр вируслы авырулардан да саклый алмый. Сарымсак ашаган кешенең авызыннан авыр ис килә. Шул сәбәпле аның янына башкалар якын килми, ике арада дистанция саклану аркасында грипп бер кешедән икенче кешегә йокмый кала ала. Сарымсакның бу очракта әнә шул яктан гына файдасы булырга мөмкин. Ә гастрит кебек ашказаны-эчәк авыруларыннан интеккән кешеләргә сарымсакны чамасын белеп кенә ашарга кирәк икән.
Около минуты
13 декабря 2023