Найти тему

Уфада бер водитель 21 штраф җыйган...

Үзенең транспортка идарә итү хокукы гына да булмаган...
Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең Жуков урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре ВАЗ-2114 автомобилен туктаталар. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Документларны тикшерү ир-атның беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмавын күрсәткән. Моннан тыш, аның өчен тизлекне арттырган өчен 21 түләнмәгән штрафы исәпләнгән.
Водитель штрафларны түләмәгәне һәм хокуксыз йөргәне өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Машинаны махсус парковкага урнаштырганнар.
Уфада бер водитель 21 штраф җыйган... Үзенең транспортка идарә итү хокукы гына да булмаган... Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең Жуков урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре ВАЗ-2114 автомобилен туктаталар.
Около минуты