Найти в Дзене

Ни хәлдәсең, тормыш юлдашыңны МХОда югалткан ханым?

Асавка авылында яшәүче Эльза Арманшина (МХОда батырларча һәлак булган Рөстәм Хурамшинның иптәше) гаиләсенә Балтач районы прокуроры Булат Вәлиев барып яшәеш-көнкүреш шартлары белән танышты.
Уңалмас кайгы килгән гаиләнең Булат Әдиб улы хәсрәтен уртаклашты, балалары, иленең киләчәген кайгыртып МХОга юлланган райондашыбызның батырлыгын билгеләде.

Гаилә зарланмый. Мал-туар асрап, бакча үстереп, кош-корт үрчетеп үз көнен күреп яши. Әлеге вакытта ялгыз хатын ике кызы — Карина, Камила белән өч сыер, өч бозау малы асрый. Өйләре табигый газ ягулыгы ярдәмендә җылытыла, өй эченә су кергән, чыккан, мөмкинлекләр булдырылган.
Ни хәлдәсең, тормыш юлдашыңны МХОда югалткан ханым?
Около минуты