Найти тему

Бала үлем хәлендә!..


Эт коляскада йоклап яткан 3 айлык сабыйны талаган: бала үлем хәлендә Фаҗига буенча җинаять эше кузгатканнар. Овчарка токымлы эт коляскада йоклап яткан 3 айлык малайга һөҗүм иткән. Бу хәл узган шимбәдә Яңа Мәскәүдә булган. Соңыннан ачыкланганча, ана кеше коляскада йоклап яткан сабыен 1-2 минутка урамда калдырып, нәрсәгәдер өенә кереп киткән. Кире чыккач, ни күрсен: эт, сабыйны коляскасыннан тартып төшергән дә малайны ботарлапмы-ботарлый… Бала бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Сабыйның корсагы, җилкәсе, аяклары җәрәхәтләнгән, баш миенә зыян килгән. Нарасыйга операция ясаганнар, әмма ул әле – бик авыр хәлдә. Фаҗига буенча “Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” һәм “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү” статьялары нигезендә җинаять эше кузгатканнар.
Бала үлем хәлендә!..  Эт коляскада йоклап яткан 3 айлык сабыйны талаган: бала үлем хәлендә Фаҗига буенча җинаять эше кузгатканнар. Овчарка токымлы эт коляскада йоклап яткан 3 айлык малайга һөҗүм иткән.
Около минуты