108 подписчиков
Югары Карыш авылыннан Нәкыйп Камалтдинов матбугат белән дус булырга өнди
85 яшьлек хезмәт ветераны “Балтач таңнары” гәзитенә язылып “Атна саен бүләк” уенында катнашырга теләк белдерде.
Биш бала әтисе, гомере буе авылда яшәп, колхоз производствосында намуслы хезмәт салып хаклы ялга чыккан кеше Нәкыйп Тәгарифулла улы. Тормыш иптәше Финия белән биш төрле матбугат басмасына даими рәвештә язылып киләләр. Быел да яраткан гәзитләренә тугры калдылар. Аллдагы яртыеллыкта Камалтдиновларга “Балтач таңнары”, “Өмет”, “Ясминә”, “Язмыш кочагы”, “Гыйбрәтханә” басмалары киләчәк.
—“Өмет” гәзите чыга башлаган көннән башлап язылабыз. “Ясминә”, “Өмет” гәзитләрен бик яратып көтеп алабыз анда рецептлар, дәвалау ысулларына зур урын бирелә. Ә район гәзитен икәүләп көтәбез, район яңалыкларын белергә, ди Камалтдиновлар, — ди хат Линария Вәлинурова.
Гәзит укырга яраткан Нәкыйп абый райондашларын да матбугат басмалары белән дус булырга өнди.
Около минуты
7 декабря 2023