107 подписчиков
Дума укучыларга дәрестә телефоннар куллануны тыйды
Дәүләт Думасы мәктәптә кәрәзле телефоннарны куллануны чикләү турында закон кабул итте.
Парламентарийлар укучыларга дәресләрдә телефон куллануны тыючы закон проектын хуплады. Депутатлар фикеренчә, бу педагогларның абруен күтәрәчәк. Хәзер документны Федерация Советында расларга кирәк.
Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә мәгариф турында» гы Федераль законга үзгәрешләр кертү проектын хуплады. Хәзер закон проектын Совет хупларга тиеш.
“Әлеге Положениене гамәлгә ашыру укучыларның игътибарын читкә юнәлтү факторларын киметергә мөмкинлек бирәчәк”, — диелә аңлатма язуында.
Около минуты
7 декабря 2023