Найти в Дзене

Башкортстанда нормадан 20 градуска түбәнрәк аномаль салкыннар көтелә

7-12 декабрьдә Башкортстанда аномаль салкын һава торышы көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һава температурасы климат нормасыннан 14-20 градуска түбәнрәк булачак.
Ведомствода көчле салкыннар вакытында янгын чыгу куркынычы арта дип өстәделәр. Җылыткычларны һәм ягылган мичләрне күзәтүсез калдырырга һәм электр челтәрен артык зур нагрузкада эшләтергә ярамый.
Сак булыгыз!
Башкортстанда нормадан 20 градуска түбәнрәк аномаль салкыннар көтелә 7-12 декабрьдә Башкортстанда аномаль салкын һава торышы көтелә.
Около минуты