106 подписчиков
Магашлы – Алмантайга матур чарага чакыралар
7 декабрь көнне Магашлы – Алмантай авыл клубында “Ужара” (“Рассвет”) халык фольклор ансамбленең 20 еллык юбилеена багышланган юбилей кичәсе үтә.
Кичәгә район җитәкчелеге, активист Петр Абдулов, Иванай авылының “Арвий” ансамбле чакырылган.
Альфина Алексеева җитәкчелегендәге ансамбль шушы 20 ел эчендә Йошкар-Ола шәһәрендә, Марий Элның Моркинский районы сәхнәсендә, күп тапкырлар Уфада, төрле республика чараларында, Кушранен, Яңавыл районнарында чыгышлар ясаган.
Ансамбль төрле тармактахезмәт салган яшь буын вәкилләреннән алып 75 яшьлек пенсионерларны берләштерә.
Около минуты
6 декабря 2023