106 подписчиков
“Сельэнерго” акционерлар җәмгыятендә “Балтач таңнары” гәзитенең тугры дуслары күп
Матбугат чараларына язылу барышында коллектив белән подписка рәсмиләштерәләр,”Атна саен бүләк” уенында бүләкләр дә ота сельэнерголылар.
Бүгенге иртә дә матур күренештән башланды. Шушы җәмгыятьтә көч салган ир-егет — мастер Ильлус Әхмәдиев откан бүләген килеп алды. Ул Иске Балтач авылындагы супермаркетларның берсендә товар алу хокукы биргән сертификат иясе булды.
Ильлус Ришат улы кулы астында унга якын хезмәткәр эшли. Эшне оештыру, хәвефсезлек, эшнең сыйфаты һәм тагын күп нәрсәләр өчен иңнәренә зур җаваплылык йөкләнгән. Әлеге вакытта Ильдус Әхмәдиевның бригадасы Мата авылы җирлегендә эшли. Алар яңа электр линияләре үткәрәләр.
—Гәзитне күптәннән алдырабыз, укыйбыз. Бу безнең гаилә тәрбиясеннән килә. Әти-әниләр дә, туганнарыбыз да кулга гәзит алып укудан зур канәгатьлек алып яшәргә гадәтләнгән кешеләр. Рәхмәт. Барлык райондашларымны да урындагы матбугат белән дус булырга өндим! — ди Ильдус Рәшит улы.
Около минуты
1 декабря 2023