106 подписчиков
1нче декабрьдән безне ниләр көтә?
Гадәттәгечә, 1 декабрьдә физик затларның милкенә, җир һәм транспорт салымнарына, шулай ук тиешле хәбәр алган очракта НДФЛ суммасына салым түләү вакыты тәмамлана. Түләмәгән очракта, пенялар исәпләнә башлый.
Чакыру буенча армия хезимәтенә алу тәмамлана һәм СВОдакатнашучылар өчен кредит каникуллары
Елның соңгы көнендә көзге чакыру хезмәткә алу да тәмамланачак. Ул 2023 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук искәртеп узабыз, елның соңгы көнендә мобилизацияләнгәннәр һәм СВОда катнашучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары кредит каникулларын таләп итеп кредиторга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Яңа ел каникуллары
Һәм, бәлки, айның төп вакыйгасы — Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле каникуллар быел 30 декабрьдә башланачак һәм 10 көн (8 гыйнварга кадәр) дәвам итәчәк.
Около минуты
30 ноября 2023