103 подписчика
Балтачтагы реабилитация үзәгендә аналарны зурладылар
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реаблитацияләү үзәгенең Балтач районындагы филиалында матур чара үтте.
Филалда әлеге вакытта Балтач, Караидел, Борай, Дуван районнарыннан унбиш бала һәм үсмер реабилитация курсы үтә.
Чараны социаль-педагог Җәмилә Гарифуллина һә хезмәт буенча инструктор Ленара Солтанова алып барды.
Бер кешене дә битараф калдырмый торган көн ул — Аналар көне. Ана кешенең бәхете — баласының бәхетле булуында. Тәрбияче Эльза Низамова “Әниләргә” шигырен дулкынландыргыч итеп укыды.
—Балаларыгыз гел шатландырып кына торсыннар. Без, үз чиратыбызда, сезгә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтербез, — диде үзәк филиалы мөдире Гүзәлия Шафикова.
Педагог-психолог Ирина Сафина үз моңнарын өләшеп “Язмышларны булмый өләшеп” җырын тәкъдим итте.
Около минуты
27 ноября 2023