106 подписчиков
Афәрин, Розана Кашапова һәм Надежда Беляева!
Белорет шәһәрендә ир - атлар һәм хатын-кызлар арасында гер спорты буенча Башкортстан Республикасы Чемпионаты узды.
Бу Чемпиона тМХО зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия спорт мастеры Радмир Илдус улы Кадыйров истәлегенә багышланды.
Ярышлар Белорет районы мәктәбе базасында Башкортстан Республикасы спорт министрлыгы ярдәме белән узды.
Үз авырлык категорияләрендә беренче ике урынны алган Балтач спортчылары Розана Кашапова һәм Надежда Беляеваны котлыйбыз.
Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча Бөтенрусия ярышларында катнашу өчен республика җыелма командасы төзеләчәк!
Около минуты
27 ноября 2023