Найти тему

Югары Карыш авылында яшәүче Илнур Сафин унҗиде ат көчле мини-трактор җыйган!

Оста куллы ир-егет үз куллары белән булдырган техниканы тагын да камилләштерү, тулыландыру теләге белән яна.
Асия һәм Фирзан Сафиннар гаиләсендәге көтеп алынган өлкән малай Илнур. Туганда саулык мөмкинлекләре чикле булып туа. Тик үз-үзенә йомылган малай булмый Илнур. Кызыксынучан, теремек бала булып үсә. Өйдә укып тугыз класс белем ала.
—Кул арасына керә башлаганнан йорттагы мастерскойда какты, сукты, төзәтте. Без аңа әнисе белән ирек куйдык. “Эшләсен”, дидек, — ди егетнең әтисе.
Йортта агач эшкәртү станоклары, тимерне төрле формага кертү җайланмалары эшли Илнур. Хыялы — токарь станогы булдыру.
Ихата эчендә 3,5х3,5 метр зурлакта умарта магазиннарын, тубал һәм башка кирәк-яракларны саклау өчен аерым бина булдырган, коега менә дигән чатыр эшләп куйган Илнур. Эретеп ябыштыру эше серләренә тулысынча үзаллы өйрәнгән.
Югары Карыш авылында яшәүче Илнур Сафин унҗиде ат көчле мини-трактор җыйган! Оста куллы ир-егет үз куллары белән булдырган техниканы тагын да камилләштерү, тулыландыру теләге белән яна.
Около минуты