103 подписчика
Мәктәп котельныенда шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган...
БР Прокуратурасы матбугат хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча, 5 декабрьдә 08.30 сәгать тирәсендә Аскын районы Солтанбәк авылы мәктәп котельныеның берсен эксплуатацияләгәндә шартлау булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 51 яшьлек оператор һәлак булган, бинаның бер өлеше җимерелгән.
"Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен вакыйга урынына Аскын районы прокуроры Нияз Фаизов чыкты. Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы, шулай ук хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешенә бәя биреләчәк. Нигезләр булганда прокурор реакциясе чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк", - дип хәбәр иткәннәр БР прокуратурасында.
Белем бирү процессы туктатылган, дәресләрне яңадан башлау һәм җылылык бирүне тулысынча торгызу мәсьәләләре күзәтчелек ведомствосы контролендә.
Около минуты
5 декабря 2023