Найти в Дзене

Йоклый алмасагыз... банан ашагыз!


Йокысызлыкны нерв системасындагы тайпылышлар, уңай яки кире хисләр “өермәсе”, невроз, психозлар, озакка сузылган стресслар, баш мие һәм калкансыман биздәге авырулар китереп чыгара.

Шулай ук күп тәмәке тарту, хәмер, каһвәне чамасын белми эчү, йокларга ятар алдыннан күп итеп ашау, бик нык кәефсезләнү яки, киресенчә, бик нык сөенү, төрле сменаларда эшләү һәм хәтта Айның магнит кырлары йогынтысы да йокыга кырын сугарга мөмкин. Моның төп билгеләре – күзгә йокы кермәү, уяна-уяна йоклау, иртән үзеңне ирексезләп кенә торып китү, хәлсезлек, алҗыганлык, бөтен тәндә киеренкелек, кул-аяклар калтырау, йөрәк еш тибү, курку-шомлану хисе.
Йоклый алмасагыз... банан ашагыз!
Около минуты