106 подписчиков
Иске Янбай авылында хезмәт ветераны Ралиф Шакирҗановны зурладылар
Бүген Ралиф Шакирҗан улы 85 яшьлек олуг юбилеен бигели.
Юбилярны котларга авыл мәдәният йортына аның авылдашлары, замандашлары җыелды. Ралиф Шакирҗан улы зур, бай тормыш юлы үткән кеше. Истәлекле көндә аның тормыш, хезмәт юлы барланды. Ул үзе дә егетләр кебек җитез хәрәкәтле кеше әле. Мәкаләләр, истәлекләр яза.
—Әлеге көнгә кадәр авылда староста эшен зур җаваплылык белән башкарып килде. Бу эшне үз теләге белән авылдашы Фирдәвис Булатовка тапшырды. Аңа уңышлар телибез. Ә Ралиф Шакирҗанович алдагы елларда да безнең арада ялкынданып яшәр һәм авылны тергезүгә үз өлешен кертер дип өметләнәбез. Саулык, ныклыклар телибез! — ди Иске Янбай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәзиф Ахунов.
Около минуты
5 декабря 2023