Найти тему

Башкортстан 250гә кадәр Палестина качакларын кабул итәчәк

Тиешле йөкләмәне Радий Хәбиров әйтте.
Башкортстан Палестинадан 250ләп качакны кабул итәргә ниятли. Шуңа бәйле рәвештә Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәткә аларны кабул итү өчен вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләргә кушты.
Шушы көннәрдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков җитәкчелегендә әлеге темага багышланган киңәшмә узды, анда 250ләп Палестина гражданын Башкортстанга җибәрү мөмкинлеген карадылар, төбәкнең гуманитар операцияләр үткәрү һәм качакларны кабул итү тәҗрибәсен уңай билгеләп үттеләр.
Башкортстан 250гә кадәр Палестина качакларын кабул итәчәк Тиешле йөкләмәне Радий Хәбиров әйтте. Башкортстан Палестинадан 250ләп качакны кабул итәргә ниятли.
Около минуты