Найти тему

Антибиотикларны табиб рецептыннан башка кулланмагыз!


Антибиотиклар рецептлы препарат, аларны вируслар булганда үз-үзеңә билгеләү урынсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыра, ди белгечләр.

Кискен респиратор вирус инфекцияләре вируслар аркасында барлыкка килә. Антибиотиклар — бактерияләр белән көрәшү өчен ясалган микробларга каршы препаратлар.
Моннан тыш, антибиотикларның, барлык дарулар кебек үк, кирәкмәгән кире реакцияләр спектрына ия булуын онытмаска кирәк. Тәҗрибәсез кулларда алар аллергик реакцияләргә, хәтта анафилактик шокка китерергә мөмкин.
Антибиотиклар рецептлы препарат, аны табиб кына билгели ала.
Микробларга каршы препаратларны рациональ булмаган билгеләү һәм куллану бактерияләрнең тотрыклылыгына китерә һәм, бактериаль авыру барлыкка килгәч, рациональ билгеләнмәгән антибиотик тәэсир итмәскә мөмкин.
Белгечләр киңәшен истә тотыгыз, сәламәт булыгыз!
Антибиотикларны табиб рецептыннан башка кулланмагыз!  Антибиотиклар рецептлы препарат, аларны вируслар булганда үз-үзеңә билгеләү урынсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыра, ди белгечләр.
Около минуты