Найти в Дзене

Көнкүреш каты калдыкларын чыгарган өчен артык акча түләмәс өчен...

Читтә яшәгән бала, туган кеше өчен квитанциядә түләү каралган булса, нишләргә?
“ЭКО-СИТИ” кампаниясе район авылларыннан көнкүреш калдыкларын җыя һәм ай саен ничә кеше пропискада тора, шуннан чыгып исәпләүләр ясап квитанция җибәрә.
Әгәр дә кеше пропискада авылда торып, читтә эшли һәм яши икән, аңа ярты елга бер эш урынныннан белешмә кайтарып бирергә кирәк. Әгәр студент икән, уку йортыннан һәм гомум торактан белешмә алып кайтырга тиеш.
Ул белешмәне “Үзәк” сәүдә йортында урнашкан офиска (Иске Балтач авылы, Совет урамы, 13 санлы йорт, 2нче кат) илтеп тапшырырга.
Телефон номеры: 89603864916.
Чикләнгән җаваплылыктагы “Эко-Сити” җәмгыяте төбәк операторына мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге документларның оригиналларын алып килергә кирәк:
-Милеккә хокукны раслау турында таныклык (росреестрдан выписка)
-милекченең паспорты
-милекченең ИННы
-гаилә составы турында белешмә.
Көнкүреш каты калдыкларын чыгарган өчен артык акча түләмәс өчен... Читтә яшәгән бала, туган кеше өчен квитанциядә түләү каралган булса, нишләргә?
Около минуты