106 подписчиков
Мәчеткә кергәндә сәлам бирергәме?
Һәр хәерле эшне башлаган чакта сыман, мәчеткә уң аяктан керү сорала. Кеше бармы анда, юкмы – сәлам бирү кирәк.
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуһ!
Аллаһ йортына керәбез. Аның фәрештәләрен сәламлибез. Догасын беләсең икән – берәү дә аны укудан тыймый. Бер дога мең бәладән коткарыр, ди. Мөмкинлегең бар, зәвәл, кояш чыккан яисә баткан вакыт түгел икән – мәчет намазын уку күркәм. Намазга кадәр вакыт булса – Коръән укып, зикер-тәсбих әйтү мөмкин, нәфел намазларын кылу да хәерле. «Иртә килеп утырдым», дип хафалану кирәкмәс. Намаз уку максаты белән мәчеткә чыгып киттек исә – һәр адымыбыз өчен савап язылыр.
Гыйбадәт йортларына үзебез дә, киемебез дә пакь рәвештә килү кирәк. Госелсез килеш, хатын-кызларга хәез һәм нифас халәтендә мәчеткә керү ярамас.
Около минуты
23 ноября 2023