107 подписчиков
Нинди вакытта "Әлхәмдүлилләһ" дип әйтергә?
Сиңа авырлык килсә яки ялгызлыкта калсаң, аптырашта булсаң, стресс аяктан екса, өметен югалсада, кемдер сине рәнҗеткән булса да, "Әлхәмдүлилләһ" дип әйтергә тырыш.
Аллаһы Тәгаләгә мактау булсын!
Чөнки Ул сине аякка бастырса, сине беркем дә аяктан ега алмас.
Бер хикмәтле кеше әйткән:
Кешене - кешеләр алдында макта, әмма икәүдән-икәү булганда гына тәнкыйть ит.
Кешеләргә ике тапкыр мөмкинлек бир, әмма өченчесен түгел.
Акча сиңа бәхет китерер дип көтмә.
Әгәр бай булырга теләсәң, мөлкәтеңне арттырырга уйлама, бәлки саранлыгыңны гына кимет.
Бөек нәрсәләр турында уйлан, әмма кечкенә шатлыклардан ләззәт тап.
Башта өч тапкыр уйла, аннары дәшмә.
Беркайчан да чигенмә, соңгы чиккә кадәр яхшылыкка өметлән, чөнки барысы да югалган кебек тоелса да, ярдәм көтмәгән яктан килә.
Около минуты
22 ноября 2023