2 подписчика
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛА
2023 елның 7 ноябрендә Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 89 ел тула. Бу көнне, традиция буенча, Камал театрында премьера - "Игезәк" спектакле. Шулай ук ике елга бер тапкыр танылган театр режиссеры истәлегенә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы да уза.
Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.
Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә.
В ТЕАТРЕ КАМАЛА НАГРАДЯТ ПРЕМИЕЙ ИМЕНИ МАРСЕЛЯ САЛИМЖАНОВА
7 ноября 2023 года исполнится 89 лет со дня рождения Марселя Хакимовича Салимжанова. В этот день по традиции в театре Камала состоится премьера - спектакль "Двойник". Также в качестве дани уважения выдающемуся театральному режиссеру раз в два года в этот день проходит вручение Республиканской премии в области театрального искусства имени Марселя Салимжанова.
Премия была учреждена указом Президента Республики Татарстан. Премия присуждается за значительный вклад в развитие профессионального театрального искусства Республики Татарстан творческим коллективам и творческим работникам. Премия вручается трем победителям один раз в 2 года. Каждая премия включает специальный приз, почетный диплом и денежное вознаграждение в размере 200 тысяч рублей. В состав конкурсной комиссии входят видные деятели культуры Татарстана.
1 минута
7 ноября 2023