225 подписчиков
Артем Пискунов: Пападан өйрәнеп калган шәп рецептым бар😁
Алып баручылар аның иҗади тормышы белән генә түгел, ә нинди әти һәм ир булуы турында да сорашалар.
Шулай, сүз ашарга пешерү турында кергәч, Артем болай дип җавап кайтара:
Ашарга икебез дә пешерәбез. Кемнең вакыты ничек була - шуңа карап. Миндә пападан өйрәнеп калган бер шәп рецепт бар. Суыткычта булган барлык әйберләрне җыеп, табага май салып, шуны кыздырасың. Әти обедка шулай әзерләп ашата иде. Тәмле була ул.
Әле якын дустым да бар – мультиварка. Аның белән җайлы. Хәтта шарлотка да пешерә алам, – ди.
Около минуты
10 ноября 2023