3 подписчика
Бүген Россиянең халык артисткасы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаеваның туган көне.
Лима Гали кызы Кустабаева 1945 елның 3 августында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туган. Магнитогорск музыка училищесын, аннары Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.
30 елдан артык Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. 25 тән артык театрләштерелгән программа авторы. “Сәйдәш” мәдәни үзәге директоры, арт-директоры, Халыкара мәгълүматлашытру академиясенең әгъза-мөхбире, Казан дәүләт мәдәният институтының музыкаль башкарылыш кафедрасы профессоры.
Туган көнегез белән Сезне!
Около минуты
4 августа 2023