465 подписчиков
📚“Кырык тартма” кибетенә сатуга яңа китап кайтты
Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың “Изге ат” китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә узган гасырның илленче елларындагы татар авылының тере образы гәүдәләнә. Язучы гади авыл кешеләренең холык-характерларын, көнкүрештәге вакыйгаларны гаҗәеп бер осталык белән тасвирлап, укучысын хатирәләр яктысында милли яшәеш фәлсәфәсе турында уйланырга чакыра.
Әлеге китапка кергән “Изге ат” повестеннән өзек:
📖“Бу сасы искә ат кермәс, берьюлы ике нәрсәдән котылачакмын икән, Шәрифулла атыннан да, бу Әмирика кортыннан да”, – дип уйлады ул.
Иң шаккаткычы икенче көнне булды. Бу бөҗәкләр нишләделәр икән дип, Хәния бакчага чыкса, Шәрифулланың ак аты бакча уртасында аякларын, башларын ташлап үлеп ята иде!”
📌Китапны сатып алырга теләсәгез “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә эш көннәрендә мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук биредә “Минзәлә” район газетасына подписка ясау мөмкинлеге дә бар.
Около минуты
11 июля 2023