261 подписчик
Синнән башка сулган гөлгә тиң мин
Көнем – төнем тәмам буталды
Тынычлыгым урлап киттең бит син
Тын кысылды, дөньям тар калды
Җаным, сине көтеп алырмын, бел
Кар – бураннар дулап яуса да
Синең белән бергә минем күңел
Синең өчен һәрчак догада
Авыр көннәр керде арабызга
Пар йөрәкне кинәт аерды
Биләп алып калын бер бозларга
Канатымны тиргәп каерды
“Сакла аны” – диеп яшьләр тама
Син гел уйда, көн дә, кич саен
Юлның иң авырын узганда да
Исән – имин йөртсен Ходаем
Около минуты
15 июня 2023