111 подписчиков
Я теперь в Дзене✅
Сәлам, дуслар! Кемнәрдер инде мине беләдер, ә кемдер әле юк. Шуңа күрә беренче постта сезне кыскача үзем белән таныштырып китәсем килә. Минем исемем Илназ, тумышым белән Кукмара районы Вахит авылыннан. 2010 - 2014 нче елларда бик нык татар рэпы белән кызыксына идем, шигырьләр яздым, төрле җирләрдә чыгышлар ясадым. 2015 елда КГЭУны тәмамлап бераз электромонтер булып эшләдем һәм эш урынын алыштыргач 2017 елларда блогерлык юлына кереп киттем. Бүгенге көндә өйләнгән - хатыным Гүзәл белән улларыбыз Илдан һәм Илзатны үстерәбез.
Кызыксындырган сорауларыгыз булса комментариягә языгыз, җавап бирермен.
Сездән максимал активлык көтәм, дуслар. Карыйк әле, Дзенда татарлар күпме икән.
#кызыкмызык #татар #татары #татарлар #татарстан #казан #кукмара #вказани #татарыпоймут #татарча #дзен #блогер #блог #татарблогер
Около минуты
13 июня 2023