Найти в Дзене

Иске Татар бистәсендә Ураза бәйрәме

 
Үзенчәлекле «Иске шәһәр» территориясендә яшәүчеләрне һәм шәһәребез кунакларын 21 апрель көнне «Рамазан Фест»ка чакырабыз. Бәйрәм изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. Чарага килүче барлык кунаклар өчен бүләкләр дә бар 🎁
 
Биредә сез иң тәмле милли ризык әзерләү буенча Казанның иң оста пешекчеләр ярышын карый аласыз. Милли татар чәйләре тамашасы, Виктор Добрыня чыгышы фестивальгә үзгә бер ямь бирәчәк
 
Бәйрәм дәвамында татар милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләячәк, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, аниматорлар белән бергә күңелле җитез уеннар оештырылачак
 
🌌 «Рамазан Фест» якты утлар һәм лазер кулланып ясалган тамаша белән тәмамланыр дип көтелә. Бәйрәм кунаклары өчен уңай шартлар булдырыла: рәхәтләнеп утырып ял итәргә пуфиклар куелган махсус урын әзерләнә
 
⏰ Сезне 15:00-20:00 вакыт аралыгында Каюм Насыйри урамында көтәбез
 
Яхшы кәеф белән очрашыйк, дуслар! Килегез, үкенмәссез! 😉
Около минуты