Найти в Дзене
11 подписчиков

Габдрахман Әпсәләмов. "ГАЗИНУР"

(1 нче элеш)
Шушы китап мине авылга тарта. Авыл һавасын тоясы, аны бар хәлемнән сулап куясым килә. Газинур әйтмешли "авылның төтене дә тәмле".
Газинурлар мине авылга тарта. Аның меңьеллык урамнарыннан, тапталып беткән сукмалырыннан йөрисе, арыш шаулап утырганын ишетәсе, алмагачларны әйләнеп кайтасы, кыр-басуларны күреп, табигатькә хозурланып тик йөрисе иде. Кыш көне, өңгер-мөңгердә шыгыр-шыгыр кар изеп барганда, бар нәрсә: булган борчуларың, үпкә-сагышларың онытыла. Күңел тынычлана. Рәхәт булып китә. Авылга кайтасы килә. Тәнем шәһәрдә булса, җаным-йөрәгем белән мин туган җиремдә.
Шушы китапны кулыма алган саен Чәчкабымны өзелеп яратуыма инанам. Аннан китәсе килми. Мәңге шунда яшәр идем.
Шушы әсәр сагынулармны көчәйтә. Еш кына бала-чакны искә төшерә. Бергә уйнап үскән 4 туганны, тормыш 4 якка алып ташлады. (Әйе, без әле сеңлем белән һаман да бергә, Аллаһка мең шөкерләрем. Ләкин, барыбер аерылыр вакытлар килеп җитәр...)Бер көн дә бер-бересез тормаган нәниләрне, хәзер инде җыеп та булмый. Күрешүләр сирәгәйгәннән сирәгәя. Хәзер бала-чакны искә төшереп, чана шуып, качышлы уйнап,  бергә походлар уздырып, бакча башларына менеп, бар галәмгә акыра-акыра урам әйләнеп, лапас башларыннан шуып төшеп булмас инде. Барысы да үткәндә. Башка кабатланмас. Тик кабатлыйсы иде. Мөмкин түгеллегенә акыл ышанса да, йөрәк ышанмый. Уйлап куйган саен өзгәләнә, үксеп елый.
Авылыбыз Газинурларныкы кебек гөрләп торса, яшьләргә эш урыннары булдырылса, һичшиксез, ике дә уйламыйча кайтыр идем. Яшьләрдә бик көч! Бер генә кеше дөньяны үзгәртә алмый.
Габдрахман Әпсәләмов. "ГАЗИНУР" (1 нче элеш) Шушы китап мине авылга тарта. Авыл һавасын тоясы, аны бар хәлемнән сулап куясым килә. Газинур әйтмешли "авылның төтене дә тәмле".
1 минута