420 подписчиков
Бертуган Мазһаровлар – академик Әхмәт Мазһарович һәм аның абыйсы Мөхәммәт ел да туган якларына кунакка кайткач, Балтач урта мәктәбенә керми китмиләр. Быел да туган якларына булган сәяхәтне Балтач мәктәбеннән башладылар. Әхмәт Мазһаров үзенә бирелгән Косыгин исемендәге дипломын мәктәп музеена бүләк итте. Шулай итеп академикка багышланган бүлек тагын бер экспонатка баеды.
– Истәлекле мизгелләр. Без олпат кунакларның мәктәбебездә булып, гел дә эшчәнлегебез белән танышып торуларына бик шатбыз, – ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.
Около минуты
24 июня 2022