2209 подписчиков
🥞Җомга коймагы
Пәгамбәребез: "Бер кеше су ташуын зарарсыз җиргә борып җибәрсә яки ут зарарына каршы торса, ул кешегә шәһид савабы булыр",- дигән.
"(Ахыры)Шәһид савабы алыр өчен төннәр буе нәфел намазы укырга, айлар белән нәфел уразасы тотарга хәҗәт юк. Авылда торган вә эш эшләп йөргән вакытта да шәһид савабы алырга, сиддикълар вә пәйгамбәрләр белән бергә кубарылырга бик җиңел юллар бар. Бары тик игътибарлы вә фикерле булырга гына кирәк. Мәктәпләрдә укучы шәкертләр вә аларга кушылган яшьләр җәй көннәрендәге ял вакытларында авылларга кайтып, ут сүндерүче җәмгыятендә хезмәт итәргә, андый бер җәмгыять булмаса, үзләре шуны булдырырга кирәк. Шундый хезмәтләре сәбәпле яшьләр авылның икътисадый вә мәдәни эшләрен югары күтәрерләр, куштаннарның явызлыкларын сындырып, мәзлумнарны ерткычлардан котылдырырлар, рәхмәт ишетерләр вә саваплы булырлар" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 304 нче хәдис. 1916).
Раббым безгә башкаларга файда китерүче кешеләр булырга насыйп әйлә.🤲
Около минуты
24 июня 2022