25 подписчиков
Тыныч йокы теләп бер шигырь сезгә)
Сабантуйлар халыкныкы иде,
Акча туе хәзер мәйданда.
Күңел күзе күптән томаланган,
Гади ике тишек маңгайда.
Сабантуйның күрке көрәш иде,
Хуҗа хәзер анда җырчылар.
Алар кебек кенә җырлый торган,
Авылларда күпме җырчы бар.
Алар алып киткән акчаларга,
Балаларга бүләк алсыннар.
Сабый күңеленә Сабантуйлар,
Матур булып кереп калсыннар.
Сабантуйга концерт диеп түгел,
Бәйге карарга дип киләләр.
Монда бар да таныш,бар да якын,
Бер-берләрен күптән беләләр.
Халык акчасына кәмит уйнап,
Ямен бозмыйк әле бәйрәмнең.
Сабантуй ул авыл халкы өчен,
Көтеп алган халык бәйрәме.
Около минуты
16 июня 2022