Найти тему
460 подписчиков

📖📝Минзәлә театрында Туган тел көне уңаеннан “Яшел кәнәфи” клубының чираттагы утырышы булды


(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Туган тел көне уңаеннан Минзәлә театрында эшләп килүче “Яшел кәнәфи” клубы әгъзалары – театр артистлары –Г. Тукай иҗатына гына тукталып калмыйча, Гамил Афзал, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева шигырьләрен, татар җырларын тамашачы хозурына җиткерделәр. Әлеге клубны оештыручы һәм аның җитәкчесе – театр артисты Рәзилә Муллина. Туган тел көненә багышланган утырышта тамашачы буларак театр коллективы, китапханә һәм “Минзәлә” район газетасы хезмәткәрләре катнашты.

📚Рәзилә Муллина:

–“Яшел кәнәфи” клубы 1996 елдан бирле эшләп килә. Клубның максаты – театр артистларының телен тагын да камилләштерү, осталыкларын арттыру, тамашачыга аларның яңа якларын ачу. Иң беренче кичәбез 8 март бәйрәменә багышланган иде, анда хатын-кыз шагыйрәләрнең шигырьләрен укыдык. Башка елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтавик шагыйрьләрнең, аерым Фатих Кәрим, Муса Җәлил кичәсен уздырдык.
Около минуты