Найти тему
28 подписчиков

ХЫЯЛ


Карлар эри дә, артыннан

Гөрләвекләр җилдерә.

"Нинди з-у-у-р елга ага!" - дип,

Карап тора Илзирә.

Исе китеп күзәтә ул,

Язның челтер агышын.

Энесе белән бүлешә,

Үзенең зур "табышын".

"Бу елгадан озакламый,

Йөзеп китәр кораблар!"

Булмас димә! Ник ашмасын,

Күзаллаган хыяллар?!

ХЫЯЛ Карлар эри дә, артыннан Гөрләвекләр җилдерә. "Нинди з-у-у-р елга ага!" - дип, Карап тора Илзирә.  Исе китеп күзәтә ул, Язның челтер агышын. Энесе белән бүлешә, Үзенең зур "табышын".
Около минуты