263 подписчика
Өй каршындагы алмагач
Өй каршындагы алмагач
Ник карый моңсу гына
Әллә инде юксынамы
Ялгызы булганына
Хәтерендә сакланганнар
Узган хәтирәләре
Тик артыннан куган төсле
Уйлары вә серләре
Өй каршындагы алмагач
Күп нәрсәләргә шаһит
Эчендәге моңга түзми
Серләрен ачмый ла бит
Өй каршындагы алмагач
Җилдә тибрәнеп тора
Яралары нык сызлагач
Йөрәгемә моң тула
Около минуты
4 апреля 2022