262 подписчика
Кичер
Кичер мине, җаным,зинһар кичер
Бергә булу безгә язмаган
Янып торган сиңа булган хисләр
Йөрәгемдә никтер калмаган
Мин синеке түгел, син минеке -
Безнең юллар күптән бүленгән
Шулай булу бәлки хәерледер
Минем күңел сиңа сүрелгән
Насыйп ярым булалмадың миңа
Юлларыңа, җаным ак җәймә
Ә йөрәгем сызлап, елап кала
Тирән яра салып күңелемдә
" Тормышыңа тагын керәм",- диеп
Өметләнмә, булмас ул, җаным
Булмый инде, булмый болай түзеп
Яраталмам сине ут янып...
Около минуты
4 апреля 2022