262 подписчика
Кышлар килде.
Кышлар килде, тынычлыгым китте
Борчу хисем җанда уянды
Синең күзләр юлыма нык сеңде
Хәтеремдә бик нык уелды
Шигырь юлы -киртә салды безгә
Араларны кинәт боздырды
Син әрнедең бер булмаган сүзгә
Күңелеңә уклар атылды
Әрнүең нык булган, кичермәссең
Инде мине, туганым, тиз генә
Тик белче, син минем якын кешем
Бу дөньяда бары син генә
Около минуты
4 апреля 2022