Найти тему
262 подписчика

Күңелеңдә булган һәр яраңны


Ала алсам иде үземә

Кабыза (ал)сам иде бер утыңны

Сүнгән кинәт синең күзеңдә

Мине сына Раббым сыныйм дисәң

Мин кичерим яра, ул түгел

Күргән чакта синең яшьләреңне

Сызлый, сыкрый, елый бит күңел

Дөнья йөзендәге яманлыктан

Саклый алсам иде күңелеңне

Барлык яра, барлык авырлыктан

Каплый алсам иде үзеңне...
Около минуты