1601 подписчик
КЕМ БЕЛӘ, КАЙСЫБЫЗ ГАЕПЛЕ?
Әкрен генә басып эземә,
Кайткан идең, озатып бер кичтә.
Гөрләвекле, айлы ул кичне
Онтасым юк минем, юк, хич тә.
Ай нурлары назлап үптеләр,
Хуш исле ак шомырт бәйләмен.
Йөрәктә кабынган хисләрдән,
Мин очар бер кошка әйләндем.
Ак шомырт исләре исертте,
Шатлыкка төренгән күңелне.
Бу минем беренче эчкерсез
. Саф сөюем иде түгелме?
Ни булды, кайсыбыз гаепле,
Ник сулды ул сөю гөлләре?
Олыгайган көндә дә йөрәкне
Көйдерә ник һаман көлләре?
Около минуты
24 марта 2022
1412 читали