Мин кыз кеше һәм мин көрәш яратам.
Әйе, бу беренче карашка сәер тоелыр. Бабалары да, әтиләре дә, абыйлары да көрәшмәгән, гомумән, көрәш карарга яратмаган кыз баланың ирләр арасында көрәш карап йөрүе кызык та, сәер дә. Көрәш ярышларына Казанга укырга кергәч йөри башладым. Беренче елларны көрәшчеләр белән сөйләшү турында уйлаганганда да калтырап төшә идем. Беренчедән, ир-затларыннан оялсам, икенчедән, беренче курс студенткасы белән кем сөйләшеп торсын дип уйлый идем.
Тик шуңа да карамастан, көрәш темасы минем журналистик иҗатымда төп тема булып китте. Мин бер көрәш ярышын да калдырмый торган фанатка әйләндем, көрәшчеләр арасында да дусларым барлыкка килде. Ел дәвамында көрәш дөньясын яктырткан иң яхшы журналистлар рәтенә кердем. Кечкенәдән физик көчкә һәм тыйнаклыкка соклану хисләре мине шушы юлга чыгаргандыр да.
Около минуты
23 марта 2022