24 подписчика
20 март көнне Борнак илендә кышны озату хөрмәтенә Нәүрүз бәйрәме уздырылган.
Коймак, чәй, пылау, күңелле уеннар.. Бар да көтелгәнчә бик күңелле узган. Бәйрәмнең иганәчесе “Борнак” җәмгыяте үз призына хоккей ярышлары да үткәргән. Күз бәйләп бүләк кисү, аркан, таяк тартышлар, чана тарту, чаңгы ярышы, себерке белән туп йөртү, кәгазь уеннары катнашучының да, тамашачының да күңелләренә хуш килерлек итеп оештырылган. Сабантуйны хәтерләтеп чүлмәк тә ватканнар хәтта! Авыл кешесенең, кайткан кунакларның күңелен күреп шушындый бәйрәм уздыручыларга, җирле җитәкчеләргә, иганәчеләргә һәм бәйрәм итә белгән авыл халкына Афәрин!
Около минуты
21 марта 2022