262 подписчика
Якын кешем,һичбер көтмәгәндә
Чагымнардай эреп югалдың
Соңгы мизгелләрең яшәгәндә
Ниләр генә микән уйладың..
Бушап калган төсле булды дөнья
Син киткәчтен, вакыт туктады
Күңелләрне ачы әрнү кыра
Кайсы сулар юар яраны..
Көтмәгәндә ятим итеп киттең
Кабатлыймын синең исемне..
Ул иртәнең соңгы икәнлеген,
Китәсеңне әллә сиздеңме?
Эшең калды синнән, эзең калды,
Уйга-моңга салган сүзләрең
Сине көтә -көтә күзем талды
Килдем менә тауга, түзмәдем..
Һаваларда очкан кошка карыйм
Кайтырсың дип син дә кош булып
Үткәннәрне кабат-кабат уйлыйм
Хатирәләр тулы уйга чумып
Җиргә яуды ап-ак карлар тагын
Күрмәссең шул син тик аларны
Кара төпсез үтәлмаслык упкын
Аерды шул безнең араны
Около минуты
26 марта 2022