28 подписчиков
1нче апрельдән белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү башлана.
25нче мартка кадәр белем бирү учреждениеләре территорияне беркетү турында приказ урнаштырачаклар, аның нигезендә документлар тапшырырга мөмкин булачак.
Документлар ике этапта кабул ителә. 1нче апрельдән 30нче июньгә кадәр беркетелгән территориядә яшәүче балалар һәм өстенлекле хокуклы балалар, 6нчы июльдән 5нче сентябрьгә кадәр – башка йорт балалары өчен документлар тапшырыла.
Документлар шәхсән яки электрон формада бирелә.
Унынчы сыйныф укучылары төп гомуми белем турында гариза, аттестат тапшыра. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча кабул ителә.
Около минуты
11 марта 2022