28 подписчиков
Балалар бакчасына кабул итү тәртибен гадиләштерделәр
Баланы бакчага урнаштыру өчен хәзер азрак документлар җыярга кирәк.
Яңа тәртип буенча балалар бакчасына кабул ителү өчен баланың медицина бәяләмәсен кирәкми. Баланы балалар бакчасына йөртү өчен ата-аналар паспорт, баланың туу турында таныклыгы, аның яшәү урыны буенча яки беркетелгән территориядә теркәлүе турында таныклык күрсәтергә тиеш.
Теркәлү турында таныклык булмаганда, баланың тору урыны, фактта яшәү урыны турында мәгълүмат булган документ кирәк.
Кайбер очракларда, шулай ук түбәндәге документлар кирәк булырга мөмкин: опека билгеләүне раслаучы документ, психологик-медик-педагогик комиссия документы, сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемдә укуга ихтыяҗны раслаучы документ.
Около минуты
10 марта 2022