Найти тему
262 подписчика

Син үзгәртә алдың мине, беләсеңме? 


Бикле күңелемнән ачкыч таптың. 

Сиздермәдең алдан киләсеңне, 

Аккош булып кинәт канат кактың.

Тормышымда күпме ялгыш, абыну, 

Беркайчан да кире какмадың. 

Һәрчак аңлап, таянычым булып, 

Яралардан җаным сакладың.

Күз яшемне дөрес сүзләр табып, 

Туктата (ал)дың минем һәркайчан. 

Рәхмәт сиңа, минем сабыр кешем, 

Изге кешем минем , аңлаучан.

Синдәй кеше юк ул җирдә башка, 

Син бит җанга яңа көч салдың. 

Мин үземә ышанмаган чакта, 

Син тагын да миңа ышандың.

06.05.2021
Около минуты