262 подписчика
Тормышымда олы бүләк миңа,
Мин яшәүгә янә җан аттым.
Бар серемне чишә алам сиңа,
Мәңге талмас очар канатым.
Кайгы-шатлык бар да уртак була,
Сиңа киләм ачып күңелемне.
Таянычым булырга язган Раббым сиңа,
Фәрештәдәй биргән үзеңне.
Бер караштан мине аңлар кешем,
Бирешкәндә көчем бирүче.
Син бик олы маяк минем өчен,
Бар җанымны белеп күрүче.
Рәхмәт сиңа, минем тормышымда,
Булган өчен бик зур терәгем.
Ярты җаным мәңге синең янда,
Тормыштагы олы бүләгем.
28.02.2021
Около минуты
7 декабря 2021