Найти тему
203 подписчика

19 нчы ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Театр яктылыкка, нурга илтә" район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына Хәбир Ибраһимның "Кызыма килер йөз кеше" комедиясе тәкъдим ителде. Рольләрне Сатыш, Бигәнәй авыл мәдәният йорты һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре башкарды. Сәхнәдә гади халыкның тормышы күрсәтелде. Артистлар үз геройларының хисләрен һәм кичерешләрен җиткерә алдылар. Бу спектакльне Саба район мәдәният йорты жюри белгечләре бәяләде.

Около минуты